news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта

Автобус, троллейбус һәм трамвайда билет бәясе арта, метрода йөрү бәясе элеккечә кала.

Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумга кадәр арттыру турында карар чыгарды.

Автобус, троллейбус һәм трамвайда йөрү бәясе салонда билет сатып алган вакытта 30 сум була, моңарчы ул 27 сум иде.

Транспорт картасы белән түләгәндә бер бару бәясе 27 сум тәшкил итә. Юл йөрү билетларын 100 тапкыр файдалансаң, бер билет бәясе 20 сум була.

Метрода йөрү бәясе үзгәрми.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100