11 ай эчендә ГТЮ 910 меңнән артык пассажир югары уңайлыктагы вагоннардан файдаланган

Бу, узган елның шул чорына караганда, 1,5 тапкырга күбрәк
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итүенчә, узган 11 ай эчендә магистральдә 910 меңнән артык пассажирга югары уңайлыктагы вагоннарда хезмәт күрсәтелгән. Бу сан әлеге уңайлыктан файдаланучыларның, узган елның шул чорына караганда, 1,5 тапкырга күбрәк булуына ишарәли.
Югары уңайлыктагы вагоннар фирма поездлары белән генә чикләнми, алар ерак араларга баручы кайбер гадәти поездлар составына да тагыла. Аларда, кагыйдә буларак, пассажирларга өстәмә хезмәтләр күрсәтелә. Аңа кайнар азык, басма продукция, сыйфатлы урын-җир кирәк ярагы, кондиционер белән тәэмин ителеш керә.