news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак

Бүген Казанда һәм республика буенча бераз кар явачак, дип фаразлый синоптиклар.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген кич һәм иртәгә, 23 ноябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава торышының начарлануы турында хәбәр итте.

Бүген Казанда һәм республика буенча бераз кар явачак. Урыны белән буран булырга мөмкин, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарая. Шулай ук көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан җил секундына 15-20 метр көчәя ала, дип фаразлыйлар.

Сишәмбе көндез урыны белән бераз кар явачак. Урыны белән аязучан болытлы һава көтелә. Һава шартларының үзгәрүе циклонның көнчыгышка китүе белән бәйле булачак, дип билгели синоптиклар.

Шул ук вакытта республикада температура төшәчәк. Төнлә 5-10 градуска кадәр суык булачак. Көндез һава температурасы -3, -8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның мәгълүматларына караганда, киләсе көннәрдә Татарстанга суык киләчәк, аннан соң җылытырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100