Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия халкы 43 мең сум пенсияне яшәү өчен лаеклы дип саный
Мәскәүдәге респондентлар пенсиянең 48 мең сум, Санкт-Петербургта 47 мең сум булуын тели.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия халкы уртача 43 мең сум пенсияне яхшы дип бәяләгән. SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан.
Сораштыруда барлыгы 32 мең кеше катнашкан. 24 яшьтән яшьрәк кешеләр аена 35,8 мең сум пенсия өчен җитәрлек дип әйткән, ә 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар 45 меңнән артык сумманы атаган.
Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән. Мәскәүдәге респондентлар 48 мең сум пенсияне лаеклы сумма дип саный, ләкин әлеге кешеләрнең 25 проценты гына шул акчага яшәргә әзер.
Санкт-Петербургта пенсиягә чыкканнан соң җирле халык 47 мең сум алырга тели. Шул ук вакытта пенсиягә генә яшәргә риза булган шәһәр халкының саны 15 проценттан 26 процентка арткан.
Бары тик пенсия акчасына гына яшәргә әзер булган кешеләрнең күбесе — Кировта (35 процент) һәм Волгоградта (32 процент) булган, ә иң азы Екатеринбургта (16 процент) теләк белдергән. Ижауда яшәүчеләр лаеклы пенсия дип 39,4 мең сумны, ә Киров халкына 39 мең сумны атаган.
Казанда яшәүчеләр 41,9 мең сум пенсияне лаеклы дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз