news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин тормыш өчен мөһим булган даруларга кулай бәяләр куярга йөкләмә бирде

Монополиягә каршы федераль хезмәт киңәшмәдә төбәк сәламәтлек саклау органнары өстәмә түләүләр өчен исәпләнгән документларны тикшерәчәк.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәтнең тормыш өчен мөһим булган даруларга бәяләрне дәүләт контролендә тоту тәртибе турында карарын имзалаган

«Монополиягә каршы федераль хезмәт киңәшмәдә төбәк сәламәтлек саклау органнары өстәмә түләүләр өчен исәпләнгән документларны тикшерәчәк», — дип сөйләгән Министрлар Кабинеты башлыгы. Нәтиҗәләр һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелгән чаралар бердәм реестрда күрсәтеләчәк, дип яза Российская газета порталы.

Михаил Мишустин фикеренчә, мондый тикшерүләр ике елга бер тапкыр расланган план буенча үткәреләчәк. «Планнан тыш тикшерүләр дә булырга мөмкин. Аларны үткәрү өчен нигез булып Президент, гражданин яисә оешманың йөкләмәләре була ала», — ди ул.

«Тормыш өчен кирәкле даруларга бәяләр кулай булсын өчен, базарда балансны саклау мөһим», — дип белдергән Премьер-министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot