news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда QR-кодсыз пассажирларны автобуска кертмәгәннәр

Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә башлаган.

Казанда QR-кодсыз пассажирларны автобуска кертмәгәннәр
Елена Сәләхова

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бүген Казанда җәмәгать транспортында QR-код тикшерүләре башланды. Автобуска керер алдыннан дистәләгән кешенең QR-коды булмавы ачыкланган һәм аларны кертмәгәннәр.

«Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә. Шул рәвешле, алар кондукторларга ярдәм итә», — диде ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Аның әйтүенчә, вакцина һәм медицина белешмәсе турындагы документларны билетлар сатканда кондукторлар үзләре дә тикшерә.

QR-код һәм документлары булмаган пассажирларны төшереп калдырганнар. Берничә сәгать эчендә генә дә Казандагы тукталышларның берсендә QR-кодсыз кешеләр очраган. Кайберәүләр бу яңалыкны аңлап кабул иткән, кайбер кешеләрнең ачулары чыккан Автобустан төшеп калган пассажирлар юлын җәяү дәвам иткән. Икенчеләре такси чакырткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100