Тенеш бистәсе китапханәсендә «Кыш бабай өчен бияләй» дип исемләнгән мастер-класс узды

Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Идел таңнары», Светлана Изотова). Кама Тамагы районының Тенеш авыл китапханәсендә Рудник урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән «Кыш бабай өчен бияләй» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Бу хакта район газетасы яза.

Чарада балалар Кыш бабай һәм кыш турында мәгълүмат тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, Бөек Устюгта кыш бабайның теремы һәм аның ярдәмчеләре турында видео-презентация карадылар. Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады, диелә хәбәрдә.

Чара ахырында балалар Кыш Бабайга хат яздылар.