Тәтеш районының Кызыл Йолдыз бистәсе турында китап басылып чыкты

Китапны үзәк китапханәдә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районының Кызыл Йолдыз бистәсенә багышланган китап чыкты. Бу хакта район газетасы яза.

Китапны үзәк китапханәдә тәкъдим иттеләр.

Юкка чыккан бистә турында «Сүнгән йолдыз» басмасы өчен материалларны иҗтимагыйчы-туган якны өйрәнүче Милица Иванова белән Тәтеш автомәктәбенең инструктор-методисты Олег Евсеев җыйган, диелә хәбәрдә.

«Архив материаллары белән эшләргә, бистәдә туып-үсүчеләрне эзләргә, алар белән очрашырга, әңгәмә корырга туры килде. Мәгълүматлар чиктән тыш аз иде, чөнки торак пункт район картасыннан узган йөз еллыкның 50нче елларында алынган», — диде Милица Николаевна.