news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары «Түгәрәк уен» фестивален онлайн үткәрәчәк

Фестивальнең мәҗбүри шарты - җирле традициянең этнографик, диалектлы һәм стиль үзенчәлекләрен саклап, чын мәгънәсендә фольклор үрнәкләрен күрсәтү.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Төмән татарлары «Түгәрәк уен» IX өлкә татар фольклор фестивален онлайн үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль татар мәдәниятен популярлаштырырга һәм балаларны милли кыйммәтләргә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Катнашучылар җырлаячак, лиро-эпик әсәрләр укыячак, бииячәк, уен коралларында уйнаячак һәм әкиятләрне сәхнәләштерәчәк.

Катнашучыларның барлык чыгышлары да чын материалларга: музей коллекцияләренә, легендаларга һәм риваятьләргә нигезләнгән. «Фестивальнең мәҗбүри шарты - җирле традициянең этнографик, диалектлы һәм стиль үзенчәлекләрен саклап, чын мәгънәсендә фольклор үрнәкләрен күрсәтү», - дип сөйләде оештыручылар.

Беренче сайлап алу ел башында Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узды. Хәзер алар чыгышлар белән роликлар әзерли. Фестивальдә җиңүчеләр Төмән өлкәсен бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100