news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2021 елда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр артачак

Тарифларны арттыру төбәккә бәйле — уртача күрсәткеч дүрт-алты процент тәшкил итәчәк, диде белгеч.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрне 2021 елда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту көтә. Бу хакта сораштыруда катнашкан экспертларга сылтама белән «Московский комсомолец» хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белгеч, Халык контроле оешмасы директоры Наталья Чернышева 1 июльдән тарифларның якынча дүрт-алты процентка үсәчәге турында сөйләде.

Ул шулай ук «2021 елның 1 гыйнвардан штрафларга һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләмәгән өчен хезмәт күрсәтүне туктатуга мораторий бетерелә», дип искәртте. Аны гамәлдән чыгаргач, Россиянең күп кенә гаиләләре бурычлары аркасында бик катлаулы хәлдә калачак. «Шәһәр инновацион технологияләре» ГАҖ генераль директоры Сергей Минко басма белән әңгәмәсендә, киләсе елда да газга тарифларны уртача өч процентка индексацияләячәкләр, диде. Июль аенда электр энергиясенә тарифлар дүрт процентка артачак. Шул ук айдан чүп чыгарган өчен түләү дә үзгәрәчәк — ул дүрт процентка арта.

«Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу хезмәтләре бәясе дүрт процентка артачак. Бу Россия буенча уртача күрсәткечләр, төбәкләр үз тарифларын билгеләргә хокуклы, алар 3,4-6,4 процент диапазонында булыр, күрәсең», — дип йомгаклады Минко.

Чернышева тарифларны арттыру, чыннан да, төбәккә бәйле — уртача күрсәткеч дүрт-алты процент тәшкил итә, дип искәртте. Әйтик, быел, алдагы ел белән чагыштырганда, тарифлар үсеше 2,5 тән 6,5 процентка кадәр булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100