news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләр автомобиль аптечкасын 1 гыйнвардан үзләре тутыра алачак

Сәламәтлек саклау министрлыгында таләпләрне үзгәртү кулланучыларда уңайсызлыклар тудырмас дип ышаналар.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Машина йөртүчеләр Яңа елдан әзер аптечка сатып алмыйчаклар. Алар автомобиль аптечкасын үзләре комплектлый алачак. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТАСС.

«2021 елның 1 гыйнварыннан машина йөртүчеләргә әзер автомобиль аптечкаларын сатып алу мәҗбүри түгел. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында китерелгән исемлек нигезендә үзләре комплектлый алачак. Шул ук вакытта әлеге датага кадәр җитештерелгән һәм комплектланган аптечкалар аларга кергән медицина эшләнмәләренең яраклылык срогы тәмамланганчы, әмма 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, сатыла һәм кулланыла ала», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта даруханәләрне комплектлауга карата таләпләрне үзгәртү кулланучыларда уңайсызлыклар тудырмас, шулай ук аларга кирәкле медицина әйберләрен мөстәкыйль сатып алырга һәм кирәк булган саен, автомобиль аптечкасын тулыландырырга ярдәм итәр, дип ышаналар.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы аптечканы комплектацияләүгә яңа таләпләрне раслады. Аерым алганда, яңа таләпләр нигезендә кечкенә үлчәмдәге бинтлар, стериль бинтлар һәм бактерицид пластырьлар төшереп калдырыла, шул ук вакытта стериль салфеткалар һәм медицина битлекләре өстәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100