news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада волонтерлар песиләр һәм этләргә хуҗалар эзләү буенча сайт ачкан

Мэрия фойесында йортсыз хайваннар өчен хуҗалар табу турында игъланнар күргәзмәсе ачыла.

Түбән Камада волонтерлар песиләр һәм этләргә хуҗалар эзләү буенча сайт ачкан
архив

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама хакимияте Индустриаль урамы тирәсендә приют өчен җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсен карый, волонтерлар песиләр һәм этләр өчен хуҗалар эзләү буенча сайт ачты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк Айдар Метшин шәһәрдә дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә хайваннарны реабилитацияләү үзәген төзергә планлаштырулары хакында хәбәр итте.

«Без кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбәтен тәрбияләүнең һәм вакытлыча хуҗасыз хайваннарны реабилитацияләүнең яңа культурасын үз эченә алган зур комплекслы программа әзерлибез, - диде Түбән Кама мэры.

Ул Россиянең башка төбәкләрендә дә тәҗрибә өйрәнүләрен сөйләде.

Бөтен җирдә хәл төрле, уңай мисаллар да бар, тискәре яклары да бар. Бу мәсьәлә белән дә шөгыльләнергә вакыт җиткәнен төгәл аңлап эшкә тотынганнар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot