Этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде

Рафис Борһанов мондый фестивальләр янәшә яшәүче милләтләрне яхшырак аңларга ярдәм иткәнен әйтте.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күп милләтле якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестивале җиңүчеләре бүләкләнде. Фестиваль хореография, вокал, халык иҗаты номинацияләре буенча 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында узган.Гала-концертта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов фестивальнең өченче ел узуын билгеләп үтте. «Төрле милләт балалары катнашып, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтә. Татарстанның нигезе, байлыгы күп милләтлелектә булуы күрсәтелә», — диде.Министр Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә дә төп байлык кеше капиталы дип язылганын искәртте. «Казанга килеп җитмәгән, ләкин башлангыч турнирларда катнашкан, авылларда-шәһәрләрдә калган балалар — барысы да республиканың иминлек, тынычлык фундаменты, безнең күп милләтлелек, күп динлелек, безнең дуслык», — ди Рафис Борһанов.Ул мондый фестивальләр янәшә яшәүче милләтләрне яхшырак аңларга ярдәм иткәнен ассызыклады. Министр республика бюджетында һәр өч сумның берсе мәгарифкә туры килүен әйтте. Татарстан Президентына, Хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде. «Үз тарихын, тамырларын белмәгән кеше беркайчан читнекен хөрмәтләмәячәк. Озак дистә еллар бу фестиваль Россиянең бөтен мәйданчыкларда булсын», — дигән теләктә калды.Рафис Борһанов жюри рәисе Римма Ибраһимовага, «Шаян ТВ» телеканалы баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдиновага Рәхмәт хаты тапшырды.Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов күп милләтле республика, сәләтле балалар өчен горурлык тоюын әйтте. «Ата аналар, педагоглар хезмәтегезгә рәхмәт, күмәк эштән җәмгыятьтә теләктәшлек, татулык туа», — ди ул.28 чыгыш беренче, икенче, өченче урыннарга лаек булды. Шулар арасында, Лениногорскның 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Сабина Мусатҗанова, Анастасия Линно, Ксения Кондратьева, Ютазы районы Урыссу гимназиясе укучысы Яна Доронина вокал номинациясендә беренче урынны яулады.Хореография номинациясендә Казанның Вахитов районы Күп милләтле якшәмбе мәктәбе укучысы Хамис Магомедова беренче урынны алды. Кукмара районының Починок-Сутер урта мәктәбенең «Инвожо» ансамбле, Әгерҗе районы Кучук урта мәктәбенең «Шундысиос» хореографик ансамбле дә беренче урынга чыкты.Халык иҗаты номинациясендә Әгерҗе районы Бим урта мәктәбе укучылары Владимир Пакеев һәм Алексей Яркеев беренче урынга лаек. Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең «Әкият» коллективы, Баулы районы Покров-Урустамак урта мәктәбенең «Инвожо» балалар фольклор ансамбле беренче урынны яулады.