news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсендә китаплар җыю оештырыла

Китапларны атна дәвамында китапханәнең беренче катында җыячаклар.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23 октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак. Алар 22-28 ноябрь көннәрендә узачак «Текст» фестивале кысаларында китап киштәләрендә тәкъдим ителәчәк.

ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китапларны атна дәвамында китапханәнең беренче катында җыячаклар. Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot