news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында яңа тукталыш павильоннары урнаштыралар

Павильоннар искеләре һәм бөтенләй булмаган урыннарга да куела.

Чүпрәле районында яңа тукталыш павильоннары урнаштыралар
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 22 октябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында яңа тукталыш павильоннары урнаштыралар.

«2021 елда Чүпрәле районында ике тукталыш павильоны урнаштыру планлаштырылган. Шуларның берсе район үзәген чыгып, Татар Бизнәсе, Каракитә, Мунчәли, Матак һәм Шланга авылларына бара торган юл өстендә урнаштырылды. Икенчесе Яңа Борындык авыл җирлеге территориясендә булачак», — дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров.

Киләчәктә дә һәр ел саен искергән, элеккеге тукталышларны яңаларына алмаштыру, шулай ук, бөтенләй булмаган урыннарда павильоннар урнаштыру каралган. Узган ел да ике тукталыш павильоны яңартылган иде.  Тукталышлар профнастилдан, металл конструкциядән, бердәм стильдә эшләнгән,

Яңа павильоннар урнаштыру белән «Татавтодор» ның «Чүпрәле» оешмасы филиалы хезмәткәрләре шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100