Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ачыкланган 1287 чүплекнең күпчелеге ликвидацияләнгән
Быел чүп-чар белән эш итү өлкәсендә 1600дән артык хокук бозу теркәлгән.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 1287 чүплек ачыкланган, аларның 96 проценты ликвидацияләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте.
Ул былтыр чүп өелгән урыннар 1400дән артык булганын әйтте. Быел чүп-чар белән эш итү өлкәсендә 1600дән артык хокук бозу теркәлгән. Санкцияләнмәгән чүплекләр турында фактлар «Экологик карта» дәүләт мәгълүмати системасына кертелә.
Министр металл белән эш итүче объектларның тирә-як мохиткә тискәре йогынтысы булган фактларга аеруча игътибар бирелүен билгеләп узды. Лицензиясез эшләү буенча 21 очрак материаллары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, салым хезмәтенә җибәрелгән. Барлыгы 58 материал төзелгән. Лицензиясез һәм каты өслексез 30 физик зат эшләгән.
2020 елда Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законы бозылуның 4 меңнән артык очрагын ачыклаган. Барлыгы 54 млн сумнан артык штраф түләттерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз