news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

«Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә «Татар-информ»да Казан шәһәр филармониясенең балалар өчен кастингына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова, Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан шәһәр филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot