news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигатьне саклау законын бозып эшләгән дүрт предприятиенең эше туктатылган

Хокук саклау органнары белән эш барышында быел беренче яртыеллыкта әйләнә-тирә мохиткә зыян салу буенча 16 җинаять эше кузгатылган.

Табигатьне саклау законын бозып эшләгән дүрт предприятиенең эше туктатылган
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика судлары табигатьне саклау законын бозып эшләгән дүрт предприятиенең эшен туктатты.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте.

Хокук бозучылар түбәндәгеләр: «Татарстанның коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Силикатнеруд» ҖЧҖ, «Агрофирма Омара» ҖЧҖ, ИП Мамедов Гусейн Халит Оглы.

2020 елда Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законы бозылуның 4 меңнән артык очрагын ачыклаган. Дүрт меңгә якын беркетмә төзелгән. Барлыгы 54 млн сумнан артык штраф түләттерелгән. Чүп-чар белән эш итү өлкәсендә 1600дән артык хокук бозу теркәлгән.

«Хокук саклау органнары белән эш барышында быел беренче яртыеллыкта әйләнә-тирә мохиткә зыян салу буенча 16 җинаять эше кузгатылды», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100