news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан 65 студент яшь сугышчы курсын узды

Программада страйкбол, Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен өйрәнү, һава-десант, укчы, инженер-сапер, радио - дисциплинасы нигезләрен өйрәнү каралган.

Түбән Камадан 65 студент яшь сугышчы курсын узды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама химия-технология институты, «Наследие» хәрби-патриотик клубы белән берлектә, тугызынчы тапкыр 65 студент өчен яшь сугышчы курсын үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел уку җыеннары Кама Артегы базасында узды. Программада страйкбол, Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен өйрәнү, һава-десант, укчы, инженер-сапер, радио — дисциплинасы нигезләрен өйрәнү каралган. НХТИ студентлары сафта әзерлек уздылар, беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен ныгыттылар.

«Нефтехимик» эзтабарлар отряды сугышчылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашулар оештырылды. Курслар кысаларында студентлар шулай ук Түбән Кама РОСТО ДОСААФ автомәктәбендә булды, анда хәрби техника белән танышты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100