news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы авылларында парклар төзү өчен 32 миллион сум тотылган

Заманча паркларның идеяләрен «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында гамәлгә ашырып булды.

Питрәч районы авылларында парклар төзү өчен 32 миллион сум тотылган
«Питрәч-информ»

(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», София Егорычева). Питрәч районының Шәле һәм Богородск авылларында «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында парклар төзү төгәлләнеп килә. Авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Питрәчтә мәдәният һәм ял паркларына барып, вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Алар балалар, яшьләр һәм өлкән буынны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Әкренләп авылларда да ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар төзи башладылар. Аларга төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләр бик теләп йөри ала.

Шәле һәм Богородск авылларында балалы гаиләләр, шулай ук пенсионерлар күп яши. Аларга проблемалардан арынып, ял итә ала торган урын булу кирәк. Шуңа күрә быел җирле халык дәүләт хезмәтләре порталында территорияне төзекләндерү буенча тавыш бирүдә катнашты.

«Шәле һәм Богородск авылларында яшәүчеләр ял итү, балалар белән күңел ачу өчен уңайлы җәмәгать киңлеге булдыру инициативасы белән чыкты. Алар тавыш бирү юлы белән төзекләндерү өчен урын сайладылар, шулай ук булачак паркларның дизайн-проектларын сайлауда катнаштылар», — диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.

Заманча паркларның идеяләрен «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында гамәлгә ашырып булды. Богородсктагы паркның мәйданы — 17,5 сутый, Шәледә — 62 сутый.

Паркларны төзү һәм төзекләндерү эшләре соңгы фазага күчте. Анда җәяүлеләр юллары төзекләндерелде, участокларны яшелләндерү эшләре башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт тренажерлары, урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды, ял итү урыннары оештырылды.

Соңгы биш елда районда 6 парк һәм сквер төзекләндерелде һәм ачылды. Киләсе елда Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100