news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә яшәүчеләрне Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итәчәк

Очрашуга килергә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

(Әлки, 22 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 27 октябрьдә, 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник бергә Әлкидә яшәүчеләрне кабул итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлкилеләр үз сорауларын Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән дә бирә алачак.

Сәрия Сабурскаяга һәм Павел Олейникка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100