news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль хакимият коронавирус аркасында катгый чикләүләр кертергә җыенмый

Президент билгеләп үткәнчә, Covid-19га каршы көрәшнең төп алымнары — тестлаштыруны дәвам итү, сәламәтлек саклау системасын ныгыту, саклык чараларын үтәү һәм вакцинация.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 аркасында илдә катгый һәм тоталь чикләүләр кертү планнары булмавы турында хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.

«Катгый, тоталь чикләү чараларын кертү мөмкинлеге буенча — без моны эшләргә җыенмыйбыз, хөкүмәтнең мондый планнары юк», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе әгъзалары белән очрашуда.

«Северсталь» компаниясенең директорлар советы рәисе Алексей Мордашов, бер яктан, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга кирәк, икенче яктан — акча эшләү мөмкинлеген, хезмәт хакын һәм мәшгульлекне саклап калуны тәэмин итәргә кирәк, диде.

Президент бу фикер белән килеште. Ул билгеләп үткәнчә, авыру очраклары артуга карамастан, табиблар инфекция белән көрәшергә өйрәнде, препаратлар, вакциналар барлыкка килде.

Коронавируска каршы көрәшнең төп алымнары — тестлаштыруны дәвам итү, сәламәтлек саклау системасын ныгыту, саклык чараларын үтәү һәм вакцинация.

«Бу вакцинацияне бөтен ил буенча җәелдерергә кирәк», — дип ассызыклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100