news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән юлчылары кышкы режимга күчте

Кышкы чорда юлларны кардан һәм боздан чистарту өчен 10400 тонна ком-тоз катнашмасы кирәк.

Чирмешән юлчылары кышкы режимга күчте
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «Татавтодор» җәмгыятенең Чирмешән районындагы юл участогы кышкы сезонга әзер. Бу көннәрдә җәмгыять техникалары базага кирәк кадәрле комны ташып бетерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«17 октябрьдән бер катнаш юл машинасы тәүлек әйләнәсе кизү тора башлады. Һава торышы үзгәреп, кар төшсә, ул юлга кузгала. Кыш айларында 2-3 техника билгеләнәчәк. Алты катнаш юл машинасы, барысы да төзек, өч МТЗ тракторы, ике төягеч, экскаватор һәм бульдозер да юлга чыгарга әзер», — ди юл участогы җитәкчесе Наил Котбиев.

Район юл участогы карамагында 285 километрдан артыграк юл. Алар райондагы трассаларны һәм авылларга керә торган юлларны карап торалар.

Кышкы чорда юлларны кардан һәм боздан чистарту өчен 10400 тонна ком-тоз катнашмасы кирәк. Юлчылар 5800 тонна катнашманы складка урнаштырган. Әлеге катнашманы әзерләү өчен кирәк булган күләмдә тозны җәй айларында ук кайтарганнар. Якын көннәрдә базага комны да ташып бетәрәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100