news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятия башкаласында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевне искә алдылар

Әкрам Искәндәр улы Татарстанның Азнакай районында туып үскән.

Бурятия башкаласында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевне искә алдылар
http://tatar-congress.org/

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Бурятиягә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев республиканың Советлар Союзы Герое Әкрам Искәндәр улы Вәлиевнең барельефын карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Әкрам Искәндәр улы Татарстанның Азнакай районында туып үскән. Фронтка 1942 елның мартында рядовой сугышчы булып эләгә. 1943 елда аңа сержант исеме бирелә. Укчылар бүлеге командиры итеп билгеләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Әкрам Искәндәр улына Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100