news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 72,3 мең кешегә кадәр кимегән

Эш бирүчеләр бу атнада эш эзләүчеләргә 2,5 мең яңа вакансия тәкъдим итә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 1,9 меңгә — 72,3 мең кешегә кадәр кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләрендә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән 48 мең вакансия бар. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2,5 мең вакантлы эш урыны тәкъдим иткән», — диелә хәбәрдә.

Яңа теркәлгән 965 эшсез кеше элек рәсми рәвештә эшләгән, 49ы оешма ликвидацияләнү яки хезмәткәрләр штаты кыскару сәбәпле эшсез статусына ия булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot