news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр транспортта һәм кибетләрдәге өслекләрдә коронавирус тапкан

Федераль ведомство белгечләре өслекләрдән алынган үрнәкләрдә 135 меңнән артык анализ ясаган, 170 үрнәктә Covid-19 инфекциясе табылган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә һәм транспорттагы өслекләрдән алынган үрнәкләрдә коронавирус тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азык-төлек продуктларында вирус эзләре табылмаган.

«Роспотребнадзор әйләнә-тирә мохит объектларын SARS-CoV-2 вирусы булу ихтималына тикшерү буенча мониторингны дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе туклану продуктларында табылмады. Коронавирус эзләре әйләнә-тирә мохит объектлары өслекләреннән алынган үрнәкләрдә генә табылды», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Белгечләр өслекләрдән алынган 135 меңнән артык үрнәккә анализ ясаган, 170 үрнәктә Covid-19 вирусы табылган.. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100