news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» булачак

«Авыл елы» бар көчне республиканың һәр районын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк, диелгән хәбәрдә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» дип игълан ителгән. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

«Удмуртиядә 2021 елны „Авыл елы“ буларак игълан итү бар көчне республиканың һәр районын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Пандемия булуга карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы барлык юнәлешләр буенча да диярлек үсеш юлында. Республика — элеккечә сөт җитештерү буенча Россия лидерлары бишлегендә. Удмуртия үзен тулысынча сөт, ит, йомырка белән тәэмин итә. Предприятиеләребез продукциясе Россия төбәкләрендә генә түгел, 10 чит илдә дә тәкъдим ителгән», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot