news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак

Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.

Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак
pixabay.com/СС0, Владимир Васильев

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы гамәлгә кертеләчәк һәм электрон рецептлар бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы системаның мөмкинлекләрен киңәйтүне таләп итә. Аерым алганда, йөкле хатыннарны мониторинглауны гамәлгә ашыру, тулысынча электрон рецептларга күчү, бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертү, федераль хезмәтләр порталында «Минем сәламәтлек» шәхси кабинеты өчен мәгълүматларны формалаштырырга һәм җибәрергә өйрәнү бурычы тора», - диде ведомство башлыгы.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot