Татарстанда 9377 кеше наркотик куллана

Бүген Казанда Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары башлыклары Советы утырышы узды

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары башлыклары Советы утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Федераль хезмәтнең махсус һәм криминалистика өлкәсендә тәэмин ителеш Департаменты җитәкчесе Алексей Морозов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Игорь Кокунов һәм башкалар катнашты.
Зилә Вәлиева басым ясап үткәнчә, Татарстанда наркотикларга каршы эш алып бару дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада эшне нәтиҗәле оештыру системасын булдыру, наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне, әфьюнне куллануны киметү буенча зур эш эшләнә. Монда республиканың наркотикларга каршы Комиссиясе роле бик зур. “2000-2010 еллар аралыгында наркотикларга каршы көрәш алып баруга бюджеттан 600 миллион сум акча бүлеп бирелә. Узган ел хокук саклау органнарының техник базасы яңартыла, наркотикларга бәйле булган кешеләр өчен 9 тернәкләндерү бүлеге ачыла. Өч ел эчендә наркотиклар куллану нәтиҗәсендә авыручылар һәм агуланучылар саны ике тапкырга кими”, - дип ассызыклады ул. 2006 елдан Татарстанда мәктәп укучыларын, студентларны наркотиклар куллануга тикшерү эше алып барыла. Татарстан моңа акча да бүлеп бирә.
Алексей Морозов әйтеп үткәнчә, быел махсус органнар тарафыннан әйләнештән алынган наркотиклар күләме арта. Агымдагы елда 30 тоннадан артык наркотик алына. Әмма соңгы вакытта синтетик наркотикларга сорау үсә. Шуңа күрә махсус органнарга моңа әзер булырга кирәк. “Бездә таҗик, үзбәк, чегән һәм әзәрбәйҗан телләрендә фоноскопик экспертиза җайланмалары кулланыла башлады. Алар җинаятьчеләр һәм җинаятьләр турында мәгълүмат алырга ярдәм итә. 2011 елда андый җайланмалар белән Ырымбур өлкәсе һәм Чуашстан тәэмин ителәчәк”, - диде ул.
Игорь Кокунов утырышта территориаль органнар эшчәнлеген тәнкыйтьләп чыкты. «Без әле күптән түгел генә 2009 елга нәтиҗәләр ясадык. Ике айдан соң 2010 ел да тәмамланачак, әмма наркотиклар кулланылышы белән бәйле тискәре тенденция саклана. Шуңа күрә эшегез күрсәткечләре бер яктан шатландырса, икенче яктан борчу тудыра”, - диде ул.
Рәсми статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, Идел буе федераль округында наркомания белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала. 2003-2009 елларда теркәлгән наркотик кулланучылар саны 17 процентка арткан. Узган ел гына округ субъектлары медицина учреждениеләрендә наркотик матдәләреннән бәйле һәм әфьюн кулланучы 15 мең кеше учетка алына. Идел буе федераль округында узган ел наркотик матдәләрне кулланучы 117 мең 654 кеше теркәлгән. Наркомания белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр саны 9 процентка арткан. Татарстанда исә 9377 наркоман теркәлгән. Ел башыннан наркоманнар саны 0,8 процентка арткан. Агымдагы елның 9 аенда хокук саклау органнары тарафыннан наркотиклар белән бәйле 3812 җинаять ачылган.