news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» республика бәйгесенең приз фонды арткан

Былтыр бәйгенең приз фонды бер миллион сум иде, быел ул — 1 млн 600 мең сум.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар сүзе» республика бәйгесенең приз фонды 600 мең сумга арткан.

Былтыр бәйгенең приз фонды бер миллион сум иде, быел ул — 1 млн 600 мең сум.

«Приз фонды арту, әлбәттә, номинацияләр арту белән дә бәйле. Былтыр приз фонды бер миллион дигәч, халык аны, бәлки, бер миллион сум бирәләр дип уйлагандыр, әмма ул бер миллион яшь буенча категорияләргә бүленә. Шулай да шактый гына матур фонд килеп чыга, хезмәт хакы кадәр була диярлек. Гран-при иясенә йөз мең сум бирелә», — дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Ул приз фонды арткач, катнашучылар саны да артыр дип өметләнүен әйтте.

«Приз фонды шактый гына артты, шуның өчен кызыксынучылар тагын да күбрәк булыр дип өмет итәбез. Узган елны дүрт меңгә якын катнашучы булды. Мин катнашучыларның саны артуын бик телим. Ул милләт өчен зур күрсәткеч булыр иде, безнең милләт гомер-гомергә иҗат белән яшәгән», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100