news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәһәре мэры беренче төзүчеләр каберләренә чәчәкләр салды

Түбән Кама үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте

Түбән Кама шәһәре мэры беренче төзүчеләр каберләренә чәчәкләр салды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 сентябрьдә, Түбән Кама үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм тантаналары митингтан һәм Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, легендар төзүче һәм химкомбинатның генераль директоры Николай Лемаев шәһәрне торгызу һәм үстерү өчен күп эш башкарган, аның җитәкчелегендә күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелгән.

Митингта Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, предприятие җитәкчеләре, ветераннар, беренче төзүчеләр, шулай ук шәһәр яшьләре катнашты.

«Бүген шәһәребездә уза торган юбилей чаралары көнендә бу — әһәмиятле вакыйга, Николай Лемаев һәм аның теләктәшләре хезмәтенә хөрмәт күрсәтү, — дип билгеләп үтте Айдар Метшин. — Бу — шәһәребезне чикләре булмаган кала, матур, икътисади яктан алга киткән, кешеләр тормышы өчен уңайлы итеп төзегән ветераннарыбыз буыны хәтеренә лаеклы һәм дөрес адымнар, һәм монда Николай Лемаевның һәм аның көрәштәшләренең өлеше зур. Беренче төзүчеләребез салган истәлек һәм традицияләр өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле нефтехимиклар».

Түбән Каманың туган көнендә Айдар Метшин шәһәр зиратындагы мактаулы гражданнар аллеясендә дә булды. Шәһәр җитәкчеләре беренче төзүчеләрне искә алды, аларның каберләренә чәчәкләр салды.


news_right_1
news_right_2
news_bot