news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда Казан хосписы турында ролик чыгарды

Хосписка ничек ярдәм итеп булуы турында оешманың социаль челтәрдәге аккаунтларында һәм сайтында белергә була.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтында Казан хосписы турында ролик урнаштырды.

«Бу авыр, әмма моның турында белергә кирәк», — дип язган Президент видео астына.

Татарстан халкына Казан хосписының төзелү тарихы яхшы таныш. Владимир Вавиловка күп сынаулар узарга туры килә — үз якыннарын югалткач, ул үз гомерен начар хәлдәге авыруларга багышлый. Шулай итеп хоспис барлыкка килә.

«Хоспис — ул үлем турында түгел, ә лаеклы тормыш турында», — дип аңлатты Владимир Вавилов хосписының фәлсәфәсен.

Проект шәхси-дәүләт партнерлыгында тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, оешмалар, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.

Фондка теләсә нинди ярдәм, акча мөһим. Хәзер икенче хоспис төзелә. Рухи ярдәм дә әһәмияткә ия, нәни пациентларның кәфен күтәрү өчен хосписка волонтерлар, клоуннар, артистлар килә. Татарстан халкы хосписка көнкүреш ярдәме дә күрсәтә — өмәләр оештыралар, хосписны һәм аның территориясен тәртипкә китерәләр.

Казан хосписында, үлем диагнозы куелган кешеләрне кайгыртып, кешелекле мөнәсәбәт күрсәтеп, аларга ярдәм итеп була дип ышаналар. Шуңа күрә, хосписка гади кешеләрнең ярдәме дә мөһим.

Хосписка ничек ярдәм итеп булуы турында оешманың социаль челтәрдәге аккаунтларында һәм сайтында белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100