news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым һәм Татарстан медиахезмәттәшлек турында меморандум имзалады

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, имзаланган документ Кырым һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Кырым һәм Татарстан медиахезмәттәшлек турында меморандум имзалады

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Кырым Республикасы башкаласы Симферополь шәһәрендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм Кырым Республикасының Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы арасында меморандум имзаладылар.  

«Бу журналистларның, нәширләрнең һәм министрлыкларның уртак эшчәнлегенә зур адым», — дип әйтте Кырымның эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры Михаил Афанасьев. 

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, имзаланган документ Кырым һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк. Ике территория арасындагы үзара мөнәсәбәтләр Казан ханлыгы чорыннан ук ныклы булып саклана, диде ул.

«Совет чорында да мәдәният өлкәсендә шулай ук җитди мөнәсәбәтләр сакланды: язучылар, шагыйрьләр, журналистлар үзара бик актив аралашты. Соңгы елларда да ихтыяҗ барлыгын һәм мондый элемтә кирәклеген тоябыз. Татарстан журналистлары, язучылары һәм шагыйрьләре зур тәҗрибә туплады, шуңа күрә без аның белән бүлешергә, үзара мөнәсәбәтләрне җайларга әзер», — диде Шамил Садыйков.

Михаил Афанасьев бу чара киләчәктә үз чагылышын табачак дигән ышаныч белдерде. «Бу журналистлар, нәширләр һәм министрлыкларның уртак эшчәнлеге өчен зур адым булды. Без Татарстан Республикасына да килербез дип ышанам. Безгә үзләштерергә кирәк булган тәҗрибә бар. Бүгенге көндә Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларын, нәтиҗәле эшне һәм идарәне берләштерә торган Россия территориясендәге уникаль проект тормышка ашырыла. Бездәге матбугат чараларының да алдынгы карарлары бар, бу Татарстандагы коллегаларыбызны кызыксындырыр дип ышанам. Меморандумны имзалаганнан соң, безнең үзара элемтә тагын да ныгыр», — диде ул.

Шамил Садыйков шулай ук хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде, Татарстан өчен ул бик файдалы булачак, дип билгеләп үтте.

«Кырым милли матбугат чаралары өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, бу безнең өчен бик кызыклы. „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте — уникаль медиахолдинг. Ул 100дән артык массакүләм мәгълүмат чарасын — газета-журналларны, телеканалларны берләштерә. Без социаль челтәрләрдә актив эшлибез. Берничә ел элек үзебезнең медиамәктәпне булдырдык. Заманча медиаларның төп бурычы — яңа технологияләр, аларны вакытында кертә белү, үзгәрү. Шул ук вакытта традицион массакүләм мәгълүмат чараларын — газета-журналларны да саклап калырга кирәк, чөнки аларны өлкән буын укый. Ә яшьләр, киресенчә, телевизор карамый, радио тыңламый, газета укымый, алар барысы да - социаль челтәрләрдә», — диде ул.  

«Бу очракта социаль челтәрләрдә рус телендә генә түгел, ә башка халыкларның телләрендә дә платформалар булдырырга кирәк. Бу юнәлештә дә мәгълүмат белән алмашу мөһим. Без идарә составын, журналистларны үзебезнең медиахолдингка чакырабыз, безнең бүлешер тәҗрибәбез бар. Бу үзара отышлы эш булыр дип уйлыйм», — диде «Татмедиа» җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100