news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында төзекләндерелгән электр челтәре бинасы ачылды

Кукмара буенча иң элек – 17, соңыннан тагын 23 чакрым озынлыкта кабель сузганнар.

Кукмара районында төзекләндерелгән электр челтәре бинасы ачылды
Алсу Сәләхетдинова

(Кукмара, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районы энергетиклары өй туен билгеләп үтте — капиталь төзекләндерелгән, өр-яңадан үзгәртеп корылган административ бинаны ачтылар.

«Кукмарада халыкның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшырту өчен бик күп эшләр башкарыла. Нинди генә җитештерү оешмалары ачылмый, буыннан буынга тапшырылып килүче кәсеп — итек басу һөнәрен дә югалтмадыгыз. Эшлисез, тырышасыз. Электр челтәре бинасы да нинди матур итеп төзекләндерелде. Биредә үз хезмәтләренең осталары эшли. Барысы өчен дә рәхмәт», — диде «Сетевая компания» җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев.

Район башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында электр челтәре оешмасын районның йөрәге дип атады.

«Без Алабуга электр челтәре филиалына буйсынабыз. Анда керүче участоклар арасында Кукмара электр челтәренең алдынгы булуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Биредә эш бик яхшы оештырылган. Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә электр белән бәйле проблемалар һәрвакыт уңай хәл ителә. „Сетевая компания“ теләктәшлеге, уртак тырышлык нәтиҗәсендә соңгы елларда Кукмарада зур күләмле эшләр башкара алдык,» — диде ул.

Кукмара буенча иң элек — 17, соңыннан тагын 23 чакрым озынлыкта кабель суздылар. Хәзер кичләрен дә шәһәр урамнары ялт итеп балкып тора.

Төзекләндерү эшенә 2019 елның көзендә керешкән булганнар. Бинага төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Тышкы яктан да, эчтән дә балкып тора ул. Биредә тиешле хезмәт күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, заманча җиһазлар кайтарылган. Хәтта спорт белән шөгыльләнү өчен дә аерым бүлмә булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100