news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан пенсионеры мошенникларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән

Зыян күрүче 5 төрле банкта кредит рәсмиләштергән һәм акчаларны билгесез счетларга җибәргән.

(Казан, 22 сентбярь, «Татар-информ»). 67 яшьлек Казан кешесе телефон мошенникларының корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә ярты миллион сумнан артык акча күчергән.

Пенсионер гариза белән «Ямашев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул хокук сакчыларына сөйләгәнчә, өч көн дәвамында аңа кәрәзле телефонга берничә тапкыр банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре булып таныш булмаган хатын-кызлар шалтыраткан.

Кызлар пенсионер ханымга чит затлар кредит рәсмиләштерергә тырышуларын һәм гаризаны гамәлдән чыгарырга кирәклеген хәбәр итә. Моның өчен хатын-кызга кичекмәстән аңа кредит бирергә риза булган башка банкларда кредит рәсмиләштерергә кирәк.

Зыян күрүче мошенникларга ышанган һәм кирәкле гамәлләрне башкарган. 3 көн эчендә ул 5 төрле банктан кредитлар алган. Барлык алынган акчаны пенсионер хатын таныш булмаган 8 номерга күчергән. Тиздән хатын үзен алдаганнарын аңлый һәм гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100