news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа сезонын башлый

Яңа сезон «Андрей Петров киношлягерлары» дип исемләнгән программа белән башлана.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Иртәгә, 23 сентябрь көнне, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа сезонын башлап җибәрә.

Яңа 84нче сезон Россиянең атказанган артисты Анатолий Шутиков җитәкләгән Дәүләт халык уен кораллары оркестрының «Андрей Петров киношлягерлары» программасы белән башлана. Программада «Алтын маска» премиясен ике тапкыр алган Манана Гоготидзе, Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов катнаша, концертны Евгений Завьялов алып бара.

Татар дәүләт филармониясенең тамашачылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Чернова сүзләренчә, яңа сезонда тамашачыны музыка тарихы белән таныштыруга багышланган лекция курслары дәвам итәчәк. «Узган сезонда лекцияләр барокко чорына багышланган иде, быел без романтизм юнәлешенә игътибар бирәбез. Проектка ул юнәлешкә бәйле музыкантлар да чакырулы», — ди ул.

Октябрь аенда «Джазлы Казан» циклы башланачак. «Фестиваль республиканың горурлыгы. Быел ул беркемне дә битараф калдырмас. 9 октябрьдә башлап җибәрәбез», — дип сөйләде Филармониянең джаз оркестры сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев.

Быел «Джазлы Казан» фестивале кысаларында өч концерт булачак. 8 октябрь көнне18:30 сәгатьтә «Jazz Power» концертында ТР филармония джаз оркестры белән берлектә Сергей Жилин чыгыш ясый. 15 сентябрьдә 18:30 сәгатьтә «Джазда яңа исемнәр» программасында яшь һәм яңа музыкантлар чыгыш ясаячак. 19 октябрь 18:30 — «Newborn» дип исемләнгән концертта Вадим Эйленкринг һәм Eilenkrig Crew төркеме була.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Фольклор ансамбленең программасы белән таныштырды. «Ансамбль „Татар сүзе“ бәйгесе лауреатлары, театр актерлары белән берлектә Татарстан районнары буенча чыгышлар ясаячак. Шулай ук узган елда башланган „Галиҗанәп шагыйрь“ проекты дәвам итә. 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова, 4 декабрьдә Илдар Юзеев иҗат кичәсе узачак», — ди ул.

Чарларның тулы исемлеге белән Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сайтында танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100