news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә-тур» җитәкчесе Краснокама районы башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән

«Ул һәрвакыт куелган максатларына ирешә һәм нәтиҗәгә йөз тотып эшли», диелгән районның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Хәзинә-тур» җитәкчесе Краснокама районы башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). «Хәзинә-тур» җитәкчесе Комил Сираҗетдинов Краснокама районы башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Краснокама районында туризмны үстерү, шулай ук бюджетка өстәмә инвестицияләр җәлеп итү максатында якташыбыз Комил Сираҗетдинов Башкортстан Республикасының Краснокама районы администрациясе башлыгының иҗтимагый мәсьәләләр буенча киңәшчесе итеп билгеләнде», диелгән хәбәрдә.

Комил Сираҗетдинов республикада һәм аннан читтә яхшы таныш. Ул «Хәзинә-тур» компаниясен гамәлгә куючы буларак танылган. Турфирманың ун елдан артык эшләве дәверендә Башкортстан, Татарстан һәм Россия буенча илледән артык маршрут булдырылган.

2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Комил Сираҗетдинов Россия төбәкләрендә эчке туризмны үстерү белән шөгыльләнә, дөнья тәҗрибәсен үзләштереп һәм яңа технологияләрне кертеп, үзен уңай яктан күрсәтте. Ул һәрвакыт куелган максатларына ирешә һәм нәтиҗәгә йөз тотып эшли», диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100