news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ковидка каршы чикләүләр кертә башладылар

12 райондагы мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерәләр.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан хакимияте кабаттан коронавирус чикләүләрен кертә башлады. Алар ябык биналарда спорт ярышларын карауга һәм мәдәният оешмаларына кагылачак. Моннан тыш, республикадагы 12 районда мәктәп укучыларын ике атнага дистанцион укуга күчерәчәкләр.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дистанцион уку республиканың 12 районындагы кайбер мәктәпләрдә 22-23 сентябрьдән башлап, 14 көнгә кертелә. Читтән торып укуга 5, 6, 7, 8, һәм 10 сыйныф укучылары күчә. Әлеге чара балаларның күпләп авыруына, шул исәптән коронавирус белән чирләүләренә бәйле рәвештә кабул ителгән. Республиканың Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, укучыларны дистанцион укуга күчерү карарын «һәр мәктәптәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып» муниципаль оператив штаб кабул итә.

Чикләүләр мәдәният оешмаларына да кагылачак. Мәдәният министрлыгына караган оешмага килүчеләрне 27 сентябрьдән башлап ковидка каршы вакцинация узуны раслаган QR-код яки авырган булу турында белешмә булган очракта гына кертәчәкләр. Кергәндә шулай ук коронавируска прививка ясатуга каршы күрсәтмәләр булу турында белешмәне дә күрсәтергә була.

Моннан тыш, Башкортстанда 1 ноябрьгә кадәр тамашачыларга ябык биналарга спорт ярышларын карарга килү буенча да чикләүләр кертелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100