news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хәйруллинны Татарстан Конституцион суды судьясы итеп сайларга тәкъдим иттеләр

Хәйруллин 12 ел Татарстан Югары суды рәисе урынбасары булып эшләгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Татарстан Конституцион суды судьясы итеп сайлау өчен Марат Хәйруллин кандидатурасын расладылар. Бу карар парламент комитеты утырышында кабул ителде.

Татарстан Президентының Дәүләт-хокук идарә башлыгы Лариса Глухова, Хәйруллин кандидатурасы Конституцион суды судьясы вазифасына сайлау өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итүе турында сөйләде.

«Марат Хәйруллин 35 елын дәүләт законына хезмәт итүгә багышлаган. Ул судья эшендә 26 елдан артык эшләгән. Ул хезмәт эшчәнлеген Казан Мәскәү районы халык суды судьясыннан Татарстан Югары суды рәисе урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән. Соңгы вазифада 12 ел эшләгән. 2020 елның мартыннан почетлы оставкада», — диде Лариса Глухова.

news_right_1
news_right_2
news_bot