news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Нижневартовскига һәм Волгоградка авиарейс ачыла

Татарстан башкаласыннан Волгоградка – сишәмбе көнне, ә Нижневартовскига чәршәмбе көнне очарга мөмкин булачак.

Казаннан Нижневартовскига һәм Волгоградка авиарейс ачыла

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Нижневартовск — Казан — Волгоград маршруты буенча 22 сентябрьдән даими авиарейслар ачыла. Бу хакта Татарстан авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар атна саен башкарылачак. Сишәмбе көнне Нижневартовскидан самолет 21.30 сәгатьтә кузгалып, Казанда 22.20 сәгатьтә утырачак. Татарстан башкаласыннан лайнер 23.10 сәгатьтә очачак һәм Волгоградка 1.40 сәгатьтә киләчәк.

Чәршәмбе көнне рейс Волгоградтан 14.50 сәгатьтә була. Казан аэропортында самолет 15.20 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан самолет 16.30 сәгатьтә очып китәчәк һәм Нижневартовскида 21.10 сәгатьтә төшәчәк.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100