news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан белән Истанбул арасында өстәмә авиарейс ачыла

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә башкарыла.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдән Казан һәм Төркиянең Истанбул шәһәре арасында өстәмә авиарейс ачыла. Очышлар шулай ук дүшәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Шулай итеп, Төркия шәһәренә авиарейслар саны 4 тапкырга кадәр артачак. Бу турыда Казан Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә башкарыла. Казаннан самолет 1.50 сәгатьтә очып китә, Истанбулга килү 5.45 сәгатькә планлаштырылган.

Истанбулдан кайтканда самолет 21.20 сәгатьтә кузгала, Татарстан башкаласына килү киләсе көннең 00.55 сәгатенә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100