Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар Конституцион суд судьясы вазифасына Фәнис Мусин кандидатурасын хуплады
Депутатлар Татарстан Конституцион суды судьясын сайлау турындагы мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының 15нче утырышында караячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Татарстан Конституцион суд судьясы вазифасына Фәнис Мусин кандидатурасын сайларга тәкъдим иттеләр. Бу карар парламент комитеты утырышында кабул ителде.
«Кандидатураны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим иткән. Фәнис Мусин 1985 елдан 2019 елга кадәр республиканың суд системасында эшләгән. 2007 елда алты елга Казанның Вахитов районы суды рәисе итеп билгеләнгән, ә 2013 елда янә алты елга аның рәисе итеп билгеләнгән. Аны республикада юрист-профессионал, югары квалификацияле судья, оста һәм белемле җитәкче буларак беләләр», — дип сөйләде комитет рәисе Шакир Яһүдин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз