news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны электрон сервислардан файдаланырга өйрәтәчәк

Белгечләр Дәүләт хезмәтләре һәм Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга кирәклеген өйрәтәчәк.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казан федераль университеты филиаллары белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм итү өчен консультацияләр оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр Дәүләт хезмәтләре һәм Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга кирәклеген өйрәтәчәк. Шулай ук чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын дистанцион рәсмиләштерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, табибка онлайн язылу, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында белешмә алу һ.б. турында сөйләячәкләр.

Түбән Камада Казан федераль университеты филиаллары Мәктәп бульвары, 2а һәм Җиңүнең 30 еллыгы ур., 11 йорт адресы буенча урнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100