"Балаларга җылылык бүләк ит!" хәйрия программасына бер ел булды

"Балаларга җылылык бүләк ит!" хәйрия программасына бер ел булды

(Яшел Үзән, 22 сентябрь, "Татар-информ", Рифкать Тригулов). Яшел Үзәндә эшләүче "Балаларга җылылык бүләк ит!" хәйрия программасына бер ел булды. Аның максаты - Яшел Үзән балалар йорты, "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һәм шәһәр балалар хастаханәсендәге бәләкәчләргә төрлечә ярдәм итү.

Программаның инициаторы - җирле журналистлар берлеге. Проектның координаторы Роман Оболенский сүзләренчә, программа уңышлы эшли. Эшчеләр, эшмәкәрләр һәм оешмалар ярдәм иткән. Проектка теләктәшлек иткән Яшел Үзән журналистлары зур роль уйнады, дип саный Роман Оболенский.

Балаларга беренче акция кысаларында Казанның "Кошки" клубы һәм "Молодежь Татарстана" газетасы редакциясе ярдәм иткән (киемнәр, уенчыклар һәм татлы ризыклар белән). Моннан тыш, балалар Казан циркында тамаша карады, Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән мәдәни-күңел ачу үзәгендә бәйрәмдә булдылар. "Йөрәктән йөрәккә!" махсус акция дә оештырылган иде. 4 ай дәвамында теләүчеләр җирле газета редакциясенә һәм Мирный шәһәр микрорайонындагы часовняга балалар өчен кием-салымнар тапшырган. "Балаларга җылылык бүләк ит!" хәйрия программасы эшләвен дәвам итә.