news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте

Россия Президенты әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Думада тиешле фракция формалаштырганнан соң „Бердәм Россия“ партиясенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идем. Һәм быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм», — дип сүзен төгәлләде Россия лидеры.

Ул әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100