news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык артисты Рәшит Шамкай вафат

Рәшит Шамкай хатыны туган ягында - Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә.

 Халык артисты Рәшит Шамкай вафат

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.

Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Аның берничә ел элек үзе, гаиләсе, иҗаты турында «Интертат» сайтына биргән интервьюсын сылтамадан укырга мөмкин.

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 19671968 елларда Минзәлә театрында1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100