Дөнья чемпионатына әзерлек чорында табибларга 600ләп мөрәҗәгать булган

Барлык учреждениеләрнең эшен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында оештырылган оператив штаб мониторинглый.
(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек чорында 1 августтан 600 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.Ул аккредитацияләнгән затларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 1 августтан Ворлдскиллс авылында медицина үзәге тәүлек буе эшләгәнен искәртте. “Төрле имгәнүләр, бәрелүләр, кан басымы күтәрелү белән бәйле мөрәҗәгатьләр, вирус этиологиясе патологиясе белән бәйле дә берәмле очраклар булган”, – диде Илдар Фатыйхов. Бүгенгә сәламәтлеге какшап киткән 10 кеше госпитализацияләнгәне билгеле.Чемпионат вакытында стационар медицина ярдәме өчен Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, Республика клиник офтальмология хастахнәсе, Республика стоматология сырхауханәсе билгеләнгән.“Чемпионатта WorldSkills Juniors компетенциясе дә бар, анда яшүсмерләр катнаша. Аннары укучыларны “Казан Экспо”га алып килеп күрсәтү буенча “Посетитель” программасы да бар. Шуңа күрә Республика балалар клиник хастаханәсе дә әзер тора”, - дип аңлатты Илдар Фатыйхов.Аның сүзләренчә, барлык учреждениеләрнең эшен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында оештырылган оператив штаб мониторинглый.