news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 102 ел булган

Бу хакта нәшриятның Instagram аккаунтында ике телдә хәбәр ителә.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бүген — 22 июль, Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 102 ел тулды. Бу хакта нәшриятның Instagram аккаунтында ике телдә хәбәр ителә.

Әлеге күркәм дата уңаеннан нәшриятның аккаунтында әһәмиятле тарихи фактлар китерелә. Татарстан китап нәшрияты үз уңышларын Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Шәүкәт Галиев, Рәис Даутов һәм башка бик күпләрнең исемнәре белән бәйли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot