Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 21 муниципаль хезмәткәре татар теле курсларын тәмамлаган
Муниципаль хезмәткәрләр грамматиканы үзләштерде, гади җөмләләр өйрәнде һәм сүзлек запасын арттырды.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстан башкаласында муниципаль хезмәткәрләр өчен татар теле курслары тәмамланды, 21 кеше квалификация күтәрү турында таныклык алды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган укыту курслары 7 июльдә башланды. Укулар атнага ике тапкыр — һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелде. Тыңлаучылар булган күнекмәләр буенча башлангыч һәм дәвам итүче төркемне сайлады. Муниципаль хезмәткәрләр грамматиканы үзләштерде, гади җөмләләр өйрәнде һәм сүзлек запасын арттырды.
Таныклыкларны тапшыру тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, болай кыска вакыт эчендә телне үзләштерү мөмкин түгел, теләсә нинди яңа белемне практика белән ныгытырга кирәк. «Укытучылар белем дөньясына ишек кенә ача, әмма сез үзегез керергә тиеш. Хәзер интернетта мөстәкыйль белем бирү өчен аудио- һәм видеодәрес табу кыен түгел», — дип нәтиҗә ясады ул.
Элегрәк татар теле курсларын онлайн-форматта хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре узган иде. Укулар тәмамлану турында сертификатлар 20 кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре хуҗасына тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз