news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын каләм»нең быелгы фестивалендә подкастлар ясарга өйрәтәчәкләр

Фестивальнең иң популяр юнәлеше — телевидение.

«Алтын каләм»нең быелгы фестивалендә подкастлар ясарга өйрәтәчәкләр
Рамил Гали

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Быел «Алтын каләм» фестивалендә тугыз юнәлеш булачак, алар арасында яңа подкастинг юнәлеше дә бар.

Бу хакта «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

  • Подкаст — онлайн тыңлап яки йөкләп була торган аудиофайл. Ул бер аудиоязма, яки даими чыгып бара торган аудиоязмалар форматында булырга мөмкин.

«Балалар бу юнәлештә эшли башласын дип, без аны аерып чыгарырга булдык. Подкастинг хәзер актив үсеш ала. „Алтын каләм“дә шушы форматта эшли алачак кечкенә төркем ясыйсыбыз килә. Катнашучылар төрле темаларга подкастлар ясый алачак», — диде «Алтын каләм» фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева.

Матбугат конференциясендә «Татар-информ» фотографы Рамил Галиев бәйгедә фотожурналистика үсеше өчен нәрсә эшләнгәнен сорады.

«Бездә фотожурналистика юнәлеше бар. Без аны ел саен оештырабыз. Әлеге юнәлешкә дә бик күп гариза кабул итәбез. Ел саен фоторепортаж ясарга, портрет төшерергә, фото өчен кирәкле мизгелне тотып өлгерергә өйрәтәбез. Фото юнәлешенең бер спикеры буларак президентның матбугат хезмәтеннән Марат Хөсәенов киләчәк», — дип җавап бирде Алинә Сысоева.

Шулай ук SMM юнәлеше булачагы да әйтелде. «Без анда социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтәбез. Фестиваль дәвамында катнашучылар аккаунт концепциясен, аны күтәрүне, бизәлешен ничек эшлисен үзләштерәчәк», — диде Алинә Сысоева. Ул катнашучылар Тик-токлар төшерәчәген дә әйтте.

Быел фестивальдә басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкастинг, дизайн һәм версткалау, фотожурналистика, SMM юнәлешләре булачак. Җибәрелгән гаризалар буенча, быел иң популяр юнәлеш — телевидение. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100